«Гомәр» белән «Гөлбикә» балалар бакчаларына да кайтарылачак
Фото: tatar-inform.tatar
Татарча сөйләшә торган курчакларның беренче үрнәкләре чыккан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә проект авторы Эльза Хөснетдинова сөйләде.
Милли киемнәрдәге Гомәр һәм Гөлбикә исемле курчаклар 12-13 җөмлә әйтә. Малайны — малай, кыз курчакның сөйләмен кыз яңгырата. «Проектның мәгънәсе шул: кечкенәдән баланы милли мохиткә җәлеп итү, баланың татар телен өйрәнүгә кызыксынуын уяту өчен», — диде Эльза Хөснетдинова.
Ул һәр курчакка методик кулланма каралганын әйтте. Курчак әйткән һәр җөмлә анда тирәнрәк ачып бирелә. Кулланмада Гомәр һәм тагын берничә татар исеменең мәгънәләре бирелгән.
«Бу балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен дә файдалы, эчтәлекле әсбап. Анда татарча сәламләү вариантлары, милли киемнәр, бизәкләр, уен кораллары турында мәгълүмат бар. Һәр балалар бакчасына дәүләт заказы буенча шул курчаклар кайтарылачак», — диде проект авторы.
Курчаклар халыкара сәүдә мәйданчыкларында сатылачак. Тиздән интернет кибет тә эшли башлаячак.
«Һәр милләт безнең үрнәкләр буенча үз милләте курчагын ясый ала. Франшиза алучыларга барысын да сөйләячәкбез», — дип әйтте Эльза Хөснетдинова.
Статьи по теме:
В Екатеринбурге появится арт-объект, посвященный уральским купцам Агафуровым |
13 июня состоится субботник и начнутся исследования на старинном татаро-башкирском кладбище Екатеринбурга |
Лето начинаем с Курбан байрама, Агафуровских вечеров, Ночи музыки, Сабантуев и пирожков |
Даты Сабантуев в Свердловской области: где проведут, а где отменили |
Медиа eka.tatar 15 лет! Но этот день рождения может стать последним |
Идеи на майские: создаем тюбетейки, готовим печенье, слушаем о блюзе, закрываем сезон концертов и спектаклей |
Узнаем как стать батыром, смотрим кино, концерты и спектакли, рисуем узоры, создаем древо и фестивалим |
Госансамбль песни и танца Республики Татарстан покажет семь концертов в Свердловской области |
Рамадан, концерты, вечеринки и татарский женственный фолк в самый весенний месяц года |
В Екатеринбурге открылся мусульманский центр имени Ризаетдина Фахретдина |
Вспоминаем Джалиля, слушаем песни, делаем изю, читаем Мустая Карима и другие идеи февраля |
Рузиль Минекаев снялся в роли библиотекаря в кино для татарского нетфликс |
Татарские фильмы-новинки в сети, гастроли Буинского театра, знакомства и концерты: что посмотреть и куда сходить в Екатеринбурге в январе Нового года |
Куда сходить уральцам в уходящем году: концерт, фабрика ума, конкурсы и лекция |
«Словно шов соединяет татар страны»: в Екатеринбурге презентовали фильм об уникальном казанском мастерстве» |
В Екатеринбурге проводят единственный в России конкурс исполнителей татарского танца |
На Урале состоятся премьерные показы фильма «Казанский шов» |
Пишем татарский диктант, слушаем лекцию, смотрим танцы, идем на новое кино и много концертов |
14-летнее медиа eka.tatar и татарская «региональная» журналистика |
Татарская молодежь из Екатеринбурга и Качаканара организовала квиз «Башваткыч» |
День Победы, полет на солнце, концерт, татарские экскурсии и квиз, метаморфозы Агафуровых и точечная роспись |
Певице и автору песен Земфире исполнилось 45 лет
Издатель и редактор:
*Instagram Meta Platforms Inc. запрещено на территории России