Бүген Казанда татар галиме Шиһабетдин Мәрҗәни һәйкәле ачылды. Чарада Татарстан президенты да катнашты.

“Нәкъ Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көнендә бөек татар халкының улы – Шиһабетдин Мәрҗәнигә һәйкәл ачу зур тантана. Быел галимнең тууына 200 ел тулды, ул хезмәтләре белән татар халкын бөтендөнья күләмендә күтәрде”, дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов. Мәрҗәни сынын Бакый Урманчы ясап калдырган булган һәм ул аның музеенда сакланган.
Татарстан президенты Мәрҗәни һәйкәле ачылу тантанасыннан фотоларны инстаграмына урнаштыру белән, аның битендә ризасызлык белдерүчеләр артуын күрдек. “Һәйкәлдә урысча гына “Марджани” дип язылган. Ник анда татарчасы юк? – дигән сорау иде минем, дип яза Гөлназ.
“Мәрҗәни ул Ислами галим, татар гына түгел. Ә Ислам буенча беренче чиратта без мөселман, милләт икенче урында. Шуңа күрә татарча язылмавы шулкадәр борчулы түгел. Әлбәттә, урысча язу да монда аңлашылмый, гарәп телендә, ягъни Коръән телендә язылса яхшырак булыр иде. Динне күбрәк таратыйк! Урыс телле туристлар аңласын дип язылгандыр, мөгаен”, дигән фикер әйтә Айрат. “Исеме дә юк хәтта. Пушкинның бер генә һәйкәлендә дә фамилия генә язылмаган бит”, “Нигә Марджани ул?”, дип борчыла Айсылу ханым.
“Чөнки урыс теле Рәсәйнең дәүләт теле. Бөтен Рәсәй җирлегендә”, дип җавап кайтара Айрат Абдуллин. Шуннан соң, Айсылу ханым һәм башка телебез өчен борчылган татарлар Республикаларның үз дәүләт телләре барлыгын һәм ике дәүләт теленең дә тигез хокукта булуын искәртә. “Татарстанда татар теле дәүләт теле – Конституциянең 8нче маддәсе”, дип Наил ассызыклап та куя.
| Шурале в кино, Зулейха в театре, Айдар Галимов на дискотеке, областной сабантуй и выставки |
| Больше Сабантуев в Свердловской области: график праздников в 2026 году |
| 85 лет сегодня исполнилось бы Суфхату Надырову: собираем воспоминания |
| В Екатеринбурге открыли «Фонд Агафуровых» |
| Гуляем на базаре, слушаем соловьиное пение, рисуем, танцуем, смотрим новое кино, отмечаем юбилей Тукая, много концертов, театра и выставок |
| 17 марта в Екатеринбурге состоится уральская премьера фильма «Ильхам Шакиров: великий народный певец» |
| Весенняя эстрада настоящего, фильм о легенде прошлого, рок-квартирник, татарская кухня, спектакли о нелегкой судьбе, человеке-кувшине и знаменитой гимнастке |
| «Как завороженный, Муса смотрел на расплавленный металл»: малоизвестные факты и уникальные фотографии Джалиля с поездки на Урал |
| Весной в Екатеринбурге прогремит фатирлык с GAUGA |
| Куда успеть в самом коротком месяце в году: спорт, музыка, любовь, трагедия, ифтар и полет! |
| Начинаем новый год с «Вечного театра», губадии и феерии из татарской «солянки» |
| «Вак декабрь»: учимся готовить бәлеш в Екатеринбурге, идем на дискотеки, концерт и в театр |
| Создаем застывшую красоту, танцуем, смотрим мюзикл, кино, спектакли и концерты, пишем диктант и проводим ночь в музее |
| Где в Екатеринбурге и дистанционно выучить татарский язык |
| «Мәхәббәттә көч»: в Екатеринбурге дружбу народов закрепили столом согласия |
| Просвещаемся, летаем, становимся батырами, танцуем, смотрим кино, спектакли и концерты |
| Исламский подход в развитии астрономии |
| Татарстанский авангард и андеграунд в позднесоветские годы |
| На старинном Татаро-башкирском кладбище Екатеринбурга восстанавливают ограждение |
| Начало «татарского» учебного года, Мавлид ан-Наби, «Пояс культур» и старт концертно-театрального сезона |
| Какое оно, новое искусство Казани? Уральский взгляд |
Издатель и шеф-редактор:
Редактор-корреспондент:
Назлыгуль Ижгузина
*Instagram Meta Platforms Inc. запрещено на территории России